17 апрельдә Казан телебашнясы кызыл төстә яктыртыла

2024 елның 16 апреле, сишәмбе

17 апрельдә бөтен дөньяда «Бөтендөнья гемофилия көне» билгеләп үтелә.

Елдан-ел Россиянең күбрәк төбәкләре бу акциягә кушыла, шул исәптән гемофилияле кешеләргә ярдәм итү билгесе буларак кына түгел, ә барлык кан донорларына рәхмәт белдерү йөзеннән кызыл төстә яктырту кабызалар. Символик рәвештә даталар янәшәдә - 20 апрель Донорлар көне.

«Бөтендөнья гемофилия көне» һәм Илкүләм донорлар көненә теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтү билгесе буларак, 17 апрель көнне 19.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр Казан телебашнясы кызыл төскә буялачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International