Казан гимназиясе укучыларына социаль челтәрләрдә аккаунтларны ничексакларга кирәклеге турында сөйләделәр

2024 елның 16 апреле, сишәмбе

Бүген Казанның 16 нчы гимназиясендә «Цифрлы ликбез» белем бирү проекты кысаларында дәрес узды. Дәресне ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү министрлыгының хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Тимур Ашуралиев үткәрде.

Яңа дәрес материаллары аккаунтларга керүнең парольсез ысуллары темасына багышланган. Материаллар видеоролик һәм педагоглар өчен методик белешмәләрдән тора. Видеоларның төп герое кабат блогер-балык Антон Корюшкин булачак, ул укучыларга цифрлы куркынычсызлык турында сөйләячәк һәм блогка язылучылар белән файдалы мәгълүмат уртаклашачак.

«Цифрлы ликбез» бөтенроссия проектын оештыручылар - Россия Мәгариф министрлыгы, «Цифрлы икътисад» АКБО һәм Россиянең мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге төп компанияләре белән партнерлыкта Россия Цифрлы үсеш министрлыгы. Проект үз эченә балалар һәм өлкәннәрне цифрлы грамоталылык һәм кибер куркынычсызлык нигезләренә өйрәтүче педагоглар өчен белем бирүче мультипликацион роликлар һәм методик материаллар сериясен ала.

Проект ярдәмендә укучылар Интернетта үзләрен ничек куркынычсыз тотуы турында гына түгел, ә интерактив форматта цифрлы грамоталылык дәрәҗәсен дә күтәрә алачак. Үсеп килүче буында мондый күнекмәләрне формалаштыру Россиядә цифрлы иминлекне тәэмин итүгә һәм квалификацияле ИТ-кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән «Цифрлы икътисад» милли проектының бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International