«Мин – мәктәп укучысы» кушымтасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасына бәйге башланды

2024 елның 2 апреле, сишәмбе

«Мин – мәктәп укучысы» кушымтасында гадәттәгечә Татарстан Республикасының 5-11 сыйныф укучылары өчен юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча цифрлы конкурс башланды. Катнашучылар арасында  кыйммәтле призлар һәм смартфон уйнатыла. 

Конкурс Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ һәм Татарстан Цифрлы трансформация үзәге катнашында әзерләнде.

Катнашу өчен таләпләр:

  • «Мин – мәктәп укучысы» мобиль кушымтасын йөкләү; 
  • беренче 2 атна дәвамында интерактив тарихм викторинада («Профиль/сервислар» бүлеге) катнашу;
  • юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасына креатив видеоролик төшереп, «Конкурслар» сервисына йөкләргә.

Видеоны 2024 елның 01 апреленнән 30 июненә кадәр «Мин – мәктәп укучысы» кушымтасы аша йөкләргә кирәк.

Детальләрне сылтама буенча белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International