28 мартта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгында Санкт-Петербург хөкүмәте вәкилләре катнашында коррупциягә каршы тору мәсьәләләренә багышланган очрашу узды.
Чара Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның йөкләмәсен үтәү кысаларында коррупциягә каршы законнарны гамәлгә ашыру тәҗрибәләре белән уртаклашу максатыннан уздырылды.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы министрлыклары һәм Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе вәкилләре катнашты.
Очрашуда коррупцияне киметүгә ярдәм итүче цифрлы проектлар, шул исәптән «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы, ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы, «Минем субсидияләрем» цифрлы сервисы һәм башкалар тәкъдим ителде.
Чарада «ТР цифрлы трансформация үзәге» ДКУ директоры урынбасары Булат Исмәгыйлев, «ТР Дәүләт заказы, инвестицион эшчәнлек һәм төбәкара элемтәләр агентлыгы» ДУП генераль директоры Яков Геллер, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вәкилләре чыгыш ясады.