Татарстанның цифрлы командасы Һөнәрләр фестивалендә катнашты

2024 елның 2 апреле, сишәмбе

Чара ВДНХда «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы кысаларында узды.  ХКҮ-КМТЭТ, Иннополис университеты, НТИ белем бирү компетенцияләре үзәге,В.Г. Тимирясов ис. КИУ фестиваль кунакларына үзләренең белем бирү программаларын тәкъдим иттеләр, ИТ тармакта эшкә урнашу үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

Һөнәрләр фестивале һөнәри үсеш белән кызыксынучы, эш табарга һәм үз мөмкинлекләрен тормышка ашырырга теләүче һәркем өчен үткәрелә. Чара иң уңайлы форматта уза: һөнәри юнәлеш - белем алу - эшкә урнашу. 

Квалификацияле белгечләр әзерләү ил үсешендә төп юнәлешләрнең берсе. ВДНХда тәкъдим ителгән һөнәрләрнең күптөрлелеге яшьләргә киләчәктә үз юлларын табарга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International