Татарстанның «Наше время – Безнең заман» XII эшче яшьләр иҗаты фестиваленә старт бирелде

2024 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Фестиваль Татарстан Рәисе Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасында уздырыла.

2024 елда Фестиваль 4 октябрьдән 10 ноябрьгә кадәр узачак һәм гадәттәгечә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында суперфинал һәм Пирамида КРКда фестиваль җиңүчеләре һәм лауреатларының гала-концерты белән тәмамланачак. Зональ турлар Әлмәт, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә узачак.

Фестивальдә катнашу өчен 18 яшьтән алып 45 яшькә кадәрге республика учреждениеләре, предприятиеләре, оешмалары вәкилләре чакырыла, алар өчен фестивальдә катнашу номинацияләр буенча профессиональ эшчәнлек төре түгел. Җиңүгә дәгъва итүчеләрнең һәрберсе 9 айдан да ким булмаган хезмәт стажы расланган җитештерү өлкәсе, сервис һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе оешмасының штатлы хезмәткәре булырга тиеш (36 яшьтән 40 яшькә кадәрге катнашучылар саны 75 проценттан артмаска тиеш, ә 41 яшьтән 45 яшькә кадәрге катнашучылар саны башкаручыларның гомуми санының 50 процентын тәшкил итәргә тиеш).

Үзешчән артистлар үзләренең талантларын ялгыз һәм команда зачетында музыкаль юнәлеш, бию юнәлеше, дан минуты номинацияләрендә күрсәтә алачак.

Фестиваль чаралары массакүләм мәгълүмат чараларында, фестиваль һәм "Созвездие-Йолдызлык" сайтларында чагылыш таба. Соңгы гала-концерты ТНВ телеканалында трансляцияләнәчәк.

Катнашу өчен гаризалар 2024 елның 20 сентябренә кадәр Фестиваль сайтында кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International