1 апрельдән 5 апрельгә кадәр телерадиотапшырулар объектларында профилактик эшләр узачак

2024 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалы телерадиотапшыруларның аз куәтле объектларында радиотелевизион җиһазларны планлы профилактикалауны үткәрү турында хәбәр итә.

Профилактик эшләр бер эш көне дәвамында 09.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр барачак:

1 апрель - Яңа Чуты (Баулы районы) һәм Яңа Чәчкап (Буа районы) РТСларында;

2 апрель - Аккүз (Актаныш районы), Ирекле Хезмәт (Әгерҗе районы) һәм Аксубай (Аксубай районы) РТСларында;

3 апрель - Яңа Чишмә (Әлмәт районы) һәм Рус Макылы (Югары Ослан районы) РТСларында;

4 апрель - Актаныш (Актаныш районы), Шереметьевка (Түбән Кама районы), Котлы Бөкәш (Балык Бистәсе районы) һәм Иске Үзи (Аксубай районы) РТСларында; 

5 апрель - Иске Шәйморза РТСында (Чүпрәле районы).

Эшләр вакытында күрсәтелгән объектларда цифрлы эфир телевидениесе, FM-радиостанцияләр һәм ТНВ ТРК  АҖ аналог телевидениесе программаларын трансляцияләү туктатылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International