26 мартта "Сәйдәш" мәдәни үзәгендә һөнәри белем бирү оешмалары укучылары өчен "Ел казанышы — 2023" республика премиясендә катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды.
Премиядә Татарстан Республикасының 15-25 яшьлек һөнәри белем бирү оешмалары укучылары, шулай ук алардан торган коллективлар, берләшмәләр һәм оешмалар катнашты.
Премиядә катнашучылар Татарстан Республикасы студентлары алдында үзләренең осталыкларын һәм талантларын күрсәттеләр.
ХКҮ-КМТЭТ студентлары премия лауреатлары һәм җиңүчеләре дип танылды.
Җиңүчеләр:
• Студентлар медиасы - ХКҮ-КМТЭТ Медиа-үзәге;
• Ел җәмәгатьчесе - Гайфуллина Эльвина 330 ОИБАС;
• Елның иҗади коллективы - "ИNверсия" бию коллективы.
Лауреатлар:
•Елның ирекле берләшмәсе - "Ачык йөрәкләр" волонтерлар хәрәкәте;
• Ел медиа вәкиле - Панков Кирилл 321п.
ХКҮ-КМТЭТ студентларын искиткеч нәтиҗәләр белән котлыйбыз!