10 февральдә «Россия чаңгы юлы-2024» бөтенроссия массакүләм узышы узды. Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгына караган оешма командасы Лаеш районы оешмалары арасында беренче урынны яулады.
Татарстан башкаласында «Россия чаңгы юлы-2024» узышына «Мирный» чаңгы-биатлон комплексында старт бирелде, андаиң күп катнашучы җыелды – 5,3 мең кеше. Шулай ук стартлар тагын дүрт мәйданчыкта узды:
Быел кабат гомуми белем бирү мәктәпләре территорияләрендә дә мәйданчыклар оештырылды, шулай итеп, һәр укучы йорты янында узышта катнаша алды.
Исегезгә төшерәбез, ярышны гамәлгә ашыру Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән «Демография» илкүләм проекты кысаларында уза.