Татарстанда М-12дә мобиль элемтә эшли башлады

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

Мегафон Татарстанда М‑12 трассасындагы база станцияләрен сафка кертте. Лаеш һәм Югары Ослан районнарында LTE стандарты буенча телеком-объектлар эшли башлады. Республика территориясендә автомобиль юлы буйлап барлыгы операторныж 20дән артык станциясен төзү планлаштырыла.

Лаеш районының Кызыл Ил авылы янындагы участокта, шулай ук Югары Ослан районының Карагуҗа авылыннан ерак түгел тотрыклы сигнал гамәлдә. LTE челтәренең эшчәнлек зонасына автобаннан берничә километр ераклыкта урнашкан поселоклар һәм Габдулла Тукай исемендәге Казан аэропорты эләгә.

Тавыш элемтәсен һәм мәгълүмат тапшыру тизлеген 130-150 Мбит/с кадәр автоюлда заманча 2G һәм 4G база станцияләре тәэмин итә. Оператор максималь каплау һәм югары тизлекле мобиль интернет булдыру өчен түбән һәм урта ешлык диапазонында эшләүче җиһазлар урнаштырган. Автомобиль йөртүчеләр һәм пассажирлар шалтырата ала, мессенджерлар, навигаторлар һәм башка интернет-сервислардан файдалана ала.

"Сәяхәт татарстанлылар һәм туристлар өчен куркынычсыз һәм уңайлы булсын өчен, юл буенда база станцияләрен актив төзибез. Беренче чиратта, иң мөһим булган урыннарда элемтә эшли башлады. Торак пунктларның һәм социаль объектларның якынлыгына карап, станцияләрне урнаштыру урыннарын сайлыйбыз", - ди Татарстанда Мегафон директоры Михаил Русинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International