МТС, цифрлы экосистема, Татарстанның Алабуга һәм Мамадыш районнарының кечкенә торак пунктлары территориясендә югары тизлекле мобиль интернет эшләтеп җибәрде. Оператор биредә яңа LTE җиһазлары урнаштырды һәм булган челтәрне модернизацияләде, бу авыл халкы өчен мобиль интернетның тизлеген 30 процентка арттырырга мөмкинлек бирде.
МТС техник белгечләре Алабуга районының Мальцево авылында һәм Мамадыш районының Яңавыл поселогында яңа телеком-җиһазлар урнаштырдылар. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә җиде йөздән артык кеше яшәүче торак пункттаюгары тизлекле мобиль интернетны куллану мөмкинлеге ачылды.
"Без зур торак пунктларда гына түгел, кечкенә торак пунктларда да югары тизлекле интернетны каплау зонасын киңәйтү эшен алып барабыз, авыл халкы цифрлы технологияләргә керү мөмкинлеге булсын өчен", – дип сөйләде Татарстандагы МТС директоры Марат Шакиров.