29 гыйнварда 16.00 сәгатьтә Казандагы 18 нче мәктәптә «Цифрлы дәрес» узачак. Дәресне Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин үткәрәчәк.
«Касперский лабораториясе» «Цифрлы дәрес» бөтенроссия белем бирү проекты өчен «Киләчәк киберкуркынычсызлыгы" темасына укыту материаллары һәм тренажерлар эшләгән.
Мәктәп укучылары интернетның нәрсә икәнен беләләр: акыллы йортны саклау, смартфоннардагы мәгълүматны саклау һәм төрле киберһөҗүмнәргә каршы тору, шул исәптән, алдынгы технологияләр ярдәмендә. Шулай ук ИТ өлкәсендәге белгечлекләр белән танышачаклар.
Видеолекция, дәрес үткәрү өчен методик материаллар һәм тренажер үзе урокцифры.рф сайтында булачак.