Татарстан мәктәп укучылары цифрлы грамоталылыкка һәм кибер куркынычсызлыкка өйрәнәчәк

2024 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

26 гыйнварда 14.00 сәгатьтә Казанның 19 нчы гимназиясендә «Цифрлы ликбез» белем бирү проекты кысаларында дәрес узачак. Дәресне ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү министрлыгының хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Тимур Ашуралиев үткәрәчәк.

«Цифрлы ликбез» бөтенроссия проектын оештыручылар - Россия Мәгариф министрлыгы, «Цифрлы икътисад» АКО белән берлектә Россиянең мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге төп компанияләре белән партнерлыкта Россия Цифрлы үсеш министрлыгы. Проект үз эченә балалар һәм өлкәннәрне цифрлы грамоталылык һәм кибер куркынычсызлык нигезләренә өйрәтүче педагоглар өчен мәгърифәтчелек мультипликация роликлары һәм методик материаллар сериясен ала.

2024 елның 9 гыйнварыннан 11 февраленә кадәр интернет челтәрендә Сбербанкның «Киләчәккә өлеш» хәйрия фондының видеороликлары һәм методик материаллары урнаштырылачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International