«Казахстан Республикасында бизнесны хокукый җайга салу» темасына онлайн-семинар узачак

2024 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

2024 елның 26 гыйнварында 11:00 сәгатьтә Казахстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге тарафыннан «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясенең Экспортка ярдәм итү үзәге катнашында «Казахстан Республикасында бизнесны хокукый җайга салу» темасына онлайн-семинар үткәреләчәк. Семинар «Татарстан.Kz» бизнес-клубы утырышы кысаларында узачак.

Семинарның модераторы - Татарстан Республикасының Казахстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев. Анда Россия Федерациясенең Казахстан Республикасындагы сәүдә вәкиле Антон Логинов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге вәкилләре катнашачак. Гамәли дәресне «Юридик технология» юридик-консалтинг компаниясенең генераль директоры Татьяна Чернопольская үткәрәчәк.

Zoom конференциясенә кушылу: https://us06web.zoom.us/j/84496644727?pwd=UwnrSmvNkox63GdXI5hoshi3 XbQlNU.1.  Конференциянең идентификаторы: 844 9664 4727. Керү коды: 979127.

Чарага Татарстан Республикасы эшкуарларын теркәү өчен сылтама.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International