Казан «ИТ-паркы» ның Чаллы шәһәрендәге икенче мәйданчыгы җитәкчесе билгеләнде

2024 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә Казан технопаркының Чаллы шәһәрендәге икенче мәйданчыгы җитәкчесе итеп Айрат Сәгыйт улы Сәгъдиев билгеләнде, ул моңа кадәр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең Башкарма комитетының Икътисади үсеш һәм эшкуарлыкка ярдәм итү идарәсе начальнигы урынбасары, эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аны үстерү бүлеге башлыгы вазифаларын башкарган иде.

Айрат Сәгыйт улы Сәгъдиев 1989 елның 3 мартында Чаллыда туган.

2013 елда А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетын тәмамлый (мәгълүмат системалары һәм технологияләре, инженер).

2013 елдан 2017 елга кадәр МБУ иҗтимагый тәртипне саклау буенча яшьләр (студентлар) формированиеләре үзәге "Форпост" директоры булып эшли.

2017 елның 3 апреленнән Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Икътисади үсеш һәм эшкуарлыкка ярдәм итү идарәсе начальнигы урынбасары, эшкуарлыкка ярдәм итү һәм үстерү бүлеге башлыгы булып эшли.

2024 елның 18 гыйнварыннан Чаллы шәһәрендә югары технологияләр өлкәсендә Казан технопаркының икенче мәйданчыгы җитәкчесе.

Дәүләт бүләкләренә ия. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International