19 гыйнварда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта 2023 елда тармак эшенә йомгаклар һәм 2024 елга планнар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсеy цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы коллегиясе узачак.
Элемтә тармагының күргәзмә экспозициясе 15:00 сәгатьтә эшли башлый, коллегия 16:00 сәгатьтә башлана. Коллегия тәмамлангач, пресса сорауларына җавап бирү була.
Массакүләм мәгълүмат чараларын аккредитацияләү өчен мәгълүматны E.belyakova@tatar.ru почтасына җибәрүне сорыйбыз: басманың атамасы, исем-фамилия, туган көн һәм телефон номеры.
Аккредитациягә гаризаны 18 гыйнварда 16:00 сәгатькә кадәр бирергә кирәк.
Үткәрү урыны: Казан, Спартак ур., 2нче йорт.