Хәйруллин Айрат Ринат улының «ТР Электрон мәгариф» системасына күчү турында комментарие

2024 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә республика буенча 70 меңнән артык ата-ана «ТР Электрон мәгариф» системасыннан файдалана.

Катлаулы моментларга дучар булганнар өчен хәбәр итәм: 22 гыйнвардан соң системага тыныч кына кереп булачак, бу вакытка республиканың мәгариф учреждениеләрендә расланган даими көн тәртибе төзелә  һәм барлык оештыру мәсьәләләре хәл ителәчәк. Уку-тәрбия процессы штатлы режимында бара.

Шулай ук хәбәр итәм, ата-аналар һәм укучылар өчен системага керү ике формада булачак:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре порталында ЕСИА (ата-ана яки баланыкы) аша. Бу вариант куркынычсызрак, һәм мин аны үзем өчен дә сайладым.

2. 22 гыйнвардан мәктәптә баланың логин һәм паролен алып була - шуның аша кереп була.

Һәр ата-ана үзенә уңайлырак ысулны сайларга хокуклы.

11 гыйнварда 17 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Цифрлы үсеш министрлыгы вәкилләре белән онлайн режимда, шул исәптән, әлеге мәсьәләләрне аңлату өчен гомумреспублика ата-аналар җыелышы узачак. Җыелышка сылтама буенча кушылырга мөмкин.

Исегезгә төшерәм, яңартылган версияне гамәлгә кертү нәтиҗәсендә бөтен мәктәп системасы һәм ата-аналар яңа мөмкинлекләрдән файдалана алачак:

- барлык мәктәп предметлары материалларына бай китапханә, шул исәптән, ОГЭ/БДИга әзерлек өчен

- аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү өчен автоматик сайлау 

- өй эшләрен башкаруның төрле вариантлары, шул исәптән, нәтиҗәләрне укытучылар журналларына автомат рәвештә тапшыру

- баланың белем бирү программасын үзләштерү барышын ачык күзәтү мөмкинлеге

Баеренче чиратта, бу укытучыларны өстәмә йөкләнеш һәм отчетлардан арындырачак. Укытучылар белем бирү процессына һәм һәр балага күбрәк вакыт бирә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International