"Цифрлы ликбез" проектының яңа сезоны башланды

2024 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

«Цифрлы ликбез» бөтенроссия мәгърифәтчелек проекты инде икенче уку елында гамәлгә ашырыла, елына берничә сезон үткәрелә, аларның һәрберсе партнерларының берсе белән оештырылган. Бу уку елының дүртенче сезонында проектның партнеры - «Киләчәккә өлеш» хәйрия фонды. Фонд экспертлары 3 мультипликацион ролик әзерләгән: мәгълүматлар белән эшләү культурасы, цифрлы эз һәм мәгълүмати тавыш.

Видеолар ярдәмендә укучылар Интернет челтәрендә куркынычсыз тәртип турында беләчәкләр, шулай ук интерактив форматта цифрлы грамоталылык күнекмәләрен үстерә алачак. Үсеп килүче буында бу күнекмәләрне формалаштыру Россиядә цифрлы иминлекне тәэмин итүгә һәм квалификацияле ИТ-кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән «Цифрлы икътисад» илкүләм проектының бурычларына туры килә.

«Цифрлы ликбез» цифрлы грамоталылык өлкәсендә бөтенроссия мәгърифәтчелек проекты, "Цифрлы икътисад", Россия Цифрлы үсеш министрлыгы һәм Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International