Татарстан Республикасы мәктәпләре «ТР Электрон мәгариф» яңартылган системасына күчте

2024 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

1 гыйнвардан Татарстан Республикасының барлык мәктәпләре яңартылган «Татарстан Республикасында Электрон мәгариф» системасында эшли башлады - бу якынча 1 млн ата-ана, 490 мең укучы һәм 36 мең педагог. Хәзер системаның яңа версиясе ms-edu.tatar.ru сайтында. Бу сайтта һәм «Мин – мәктәп укучысы» яки «Минем мәктәп» кушымталарында  балаларның дәресләр тәртибен, билгеләрен карап була. 

2023 елның августында Мәскәү Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында килешү имзаланды, аңа ярашлы рәвештә «Татарстан Республикасында Электрон мәгариф» системасы «Минем мәктәп» ФГИСның функциональ һәм технологик компонентларын үзләштерде. Система тулысынча Татарстан системасы булып кала - мәгълүмат Татарстан Республикасының мәгълүмат эшкәртү дәүләт үзәгендә урнаштырылган.

Система яңартылгач, Татарстан мәктәпләренә уку процессын оештыру һәм эшләү өчен күпкә нәтиҗәле кораллар һәм функцияләр бирелә башлады. Октябрьдән декабрьгә кадәр ТР мәктәпләре администраторлары һәм педагоглары яңартылган компонентлар белән эшләргә өйрәнделәр. 

"Гамәлгә кертү һәрвакытта да гади булмый, әмма нәтиҗәдә республика мәктәпләре һәм укытучылары эшне шактый гадиләштерү һәм белем бирү процессын яхшырту өчен яхшы эш коралы белән тәэмин ителә, бу пилот мәктәпләрдә, кулланып карагач,расланды", – диде Татарстан Республикасы цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин. 

Яңа таләпләр буенча системага керү gosuslugi.ru сайтында ЕСИА аша (РФ Дәүләт хезмәтләре),  балалар хисап язмасын кулланып, башкарыла. Тулырак мәгълүмат сайтта урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International