Михаил Абызов Казанда ачык мәгълүматлар буенча киңәшмә уздырды

2013 елның 20 сентябре, җомга

“Ачык Хөкүмәт” – “Регионның ачыклыгы дәүләт һәм җәмгыять институтларының хезмәттәшлеге сыйфаты индикаторы” проект семинарының икенче көне ачык мәгълүматлар буенча киңәшмәдә узды.

Утырыш барышында РФ Министры Михаил Абызов һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков алдында РФ берничә субъекты вәкилләре чыгыш асады. Ульян өлкәсенең ачык хөкүмәт системасын булдыру буенча директор Александр Рябушко Ульян өлкәсенең хөкүмәтнең ачык мәгълүматлары буенча компетенция үзәге турында сөйләде.

Пермь краеның хөкүмәти мәгълүмати коммуникацияләр министры Евгений Балуев “”Ачык мәгълүматлар” порталының “Ачык регион. Пермь крае” проектын тормышка ашыруда үзенчәлекләр һәм перспективалар” темасына доклад белән чыгыш ясады. Тула өлкәсенең министры Аддрей Спиридонов “Тула өлкәсендә ачык мәгълүматлар системасы үсеше турында сөйләде. “Мәгълүмати мәдәният” директоры Иван Бегтин “Ачык мәгълүматлар мәктәбе проекты” темасына доклад сөйләде.

“Җыелышның төп максаты – региональ практиканы бәяләү һәм төрле регионнарның ачык мәгълүматлар өлкәсендә тәҗрибә белән уртаклашу. Булган тәҗрибәне “Ачык Хөкүмәт” проектында куллану мөһим.”, диде Михаил Абызов.

“Ачык Хөкүмәт” проекты турында дискуссия Сочида узачак халыкара инвестицион форумда 26-29 сентябрь көннәрендә дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International