Михаил Абызов: “Татарстан бүген һичшиксез Ачык Хөкүмәтнең мәгълүмати платформа үсешендә лидер”

2013 елның 20 сентябре, җомга

Бүген Казанда югары технологияләр технопаркы – ИТ-паркта “Ачык Хөкүмәт” – “Регионның ачыклыгы дәүләт һәм җәмгыять институрларының хезмәттәшлеге сыйфаты индикаторы” проект семинарына йомгаклар ясалды. Ике көнлек семинарга РФ Министры Михаил Абызов һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ясады.

Искә төшерик, семинар ике көн дәвамында Казанда узды. Панель сессияләр һәм дискуссияләрдә фдераль хакимиятнең һәм ачыклыгын арттыру мәсьәләләре белән шөгыльләнүче сынау төбәкләренең вәкилләре, экспертлар фикер алыштылар.

“Ачык Хөкүмәт” эшчәнлеген координацияләүче РФ министры Михил Абызов фикеренчә, бүген системаның һәрвакыт үсештә булуы, яңа сервислар белән тулуланып торуы мөһим. Ул гражданнарга дәүләт хезмәтен күрсәтү һәм социаль сервислар берләштерелгән “Ачык Хөкүмәт моделе иң эффекти булып күренгәнен билгеләде. Гомүмән, проектның төп бурычы – гражданнар тормышы сыйфатын яхшырту, дип билгеләде Михаил Абызов.

Татарстан Президенты Рөстәм Михнеханнов үз чиратында хакимият ачыграк булан саент, эшләве катлаулырак булганын билгеләде. Нишләп хакимият нәрсәнедер эшләмәгәнен, гаризага соң җавап биргәнен кешеләргә һәрвакыт җиңел аңлатып булмый, дөрес итеп җиткерә белергә кирәк – ә бу бик авыр (әйтик “Халык контроле” порталында”), дип әйтте ул. Әйтик, 2013 елгы җәйге Универсиадага без Казанда бик күп яңа юллар һәм юл чишелешләре төзедек, ә безгә шундук шикаятьләр килә башлады: нишләп безнең юлны да төзекләндермәдегез, ә нишләп бу өлшеп яңартылмады, диде Президент.

Әйе, бездә проблемалар күп, дип әйтте Татарстан Республикасы Президенты, аларның күбесе системалы, аларны хәл итү авыр, мин ни эшләргә кирәклеген беләм һәм команда да бирә алам, әмма финанс мөмкинлекләр чикләнгән. Бигрәк тә социаль мәсьәләләр хәл ителергә тиеш, без мәктәпләрне төзекләндерәбез, яңа балалар бакчалары төзибез, “Чиста су” программасын гамәлгә ашыру бара, якын арада республикада юлларны һәм торак пунктларны яктырту программасы башланачак.

 

Әйе, бүген безгә ачыклык шартларында эшләргә ияләшергә кирәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, һәм хакимият нәрсәдер вәгъдә итә икән, аны һичшиксез үтәргә кирәк. Әмма гражданнар үзләре дә кулланучы гына булырга тиеш түгел, тормышны яхшырту теләге булырга тиеш.

Татарстан сынау төбәкләре белән “Ачык Хөкүмәт” проектын башкару өлкәсендә хезмәттәшлеккә әзер, әйдәгез мәгълүмат, тәҗрибә белән алышынабыз, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Михаил Абызов семинар барышында шулай ук заманча шартларда дәүләт хезмәткәрләрен электрон форматта эшләргә әзерләргә кирәклеген билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, бу эшне региональ һәм муниципаль дәрәҗәдә үткәрергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International