Цифрлы үсеш министрлыгында оешмаларның инновацион эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләштеләр

2023 елның 19 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы Татарстанстат белән берлектә «Оешмаларның инновацион эшчәнлеге: методология, 4нче форма-инновация буенча отчетны формалаштыру» темасына семинар-киңәшмә үткәрде.

Семинарда цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев, ИТ өлкә оешмалары вәкилләре, шул исәптән видеоконференцэлемтә режимында да катнаштылар.  
Төп мәсьәлә буенча Татарстанстат җитәкчесе урынбасары Ольга Краснова һәм Татарстанстатның хезмәт, мәгариф, фән һәм инновацияләр статистикасы бүлеге башлыгы Ләйсән Әюпова чыгыш ясадылар.

Семинарда Россия Федерациясе регионнары белән чагыштырганда 2022 елда Татарстан Республикасының инновацион үсеше нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, инновацияләр статистикасының төп төшенчәләрен карадылар, 4нче форма-инновация күрсәткечләрен формалаштыру методологиясен җентекләп өйрәнделәр. Шулай ук чара кысаларында транспорт тармагы, аэропортлар һәм юл төзелеше өчен продукт һәм процесс инновацияләренең мисалларын тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International