Россия Президенты Владимир Путин киләсе елда БРИКС саммитында катнашу кысаларында Казан мәгълүмат технологияләре техникумына килергә вәгъдә итте. БРИКС чараларының бер өлеше 2024 елның октябрендә Казанда нәкъ менә шушы мәгариф учреждениесендә узачак.
"Профессионал" һөнәри осталык буенча чемпионатында "Мобиль робототехника" парлы компетенциясе буенча төп һәм халыкара зачетта җиңгән Татарстан Республикасыннан Дарья Знобишина Президентны БРИКС саммиты узачак техникумга чакырды.
"Әгәр бу сез укый торган урында булса, мин анда төгәл булам. Чөнки Россия - саммит хуҗасы. Мин сезнең тәкъдимегезне бик теләп кабул итәм", - диде Путин "Профессионал"чемпионаты җиңүчеләре белән очрашу вакытында.