Россиянең әйдәп баручы офис программалары белән тәэмин итүче МойОфис һәм Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министрлыгы импортны алмаштыру өлкәсендә, төгәлрәк, төбәкнең гомуми белем бирү оешмаларының Россия софтына күчү өлешендә партнерлыкны киңәйтү турында килешүне имзаладылар. Килешү шартлары буенча, МойОфис Татарстан мәктәпләренә «МойОфис Белем бирү» программа продуктына чикләнмәгән лицензияне бушлай тапшырачак.
МойОфис һәм республика Цифрлы үсеш министрлыгы партнерлыгы Татарстан хакимияте органнарының Россиядә җитештерелгән офис программа тәэминатын куллануга күчүенә, якларның Россия технологияләрен алга этәрүдә катнашуына, мәсәлән, ИТ-секторны үстерүгә багышланган эшче төркемнәр, форумнар, семинарлар һәм башка чаралар оештыруга ярдәм итүне күздә тота. Моннан тыш, МойОфис ведомство базасында Россия программалары буенча компетенцияләр үзәген булдыруга ярдәм итәчәк.
"Без МойОфис белән төбәкне импортка бәйсез программа продуктларына күчерү буенча эш алып барабыз. Компаниянең функциональ һәм куркынычсыз карарларын югары бәялилә", - дип белдерде Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев.