Татарстан Республикасында салым органнарында элемтә телефоннары үзгәрде

2023 елның 6 декабре, чәршәмбе

Яңа ведомство телефон элемтәсе системасына күчү сәбәпле, Татарстан Республикасының барлык салым органнарында элемтә телефоннары үзгәрде.

Россия Федераль салым хезмәтенең Бердәм Контакт-үзәгенең гомумфедераль бушлай телефон номеры 8-800-222-22-22 элекке режимда эшләвен дәвам итә, кайда булуыңа карамастан, шалтырату бушлай. Контакт-үзәк салымга кагылышлы төрле мәсьәләләр буенча мәгълүмат бирә: салым түләү һәм хисап бирү сроклары, милек салымнары буенча ташламалар, милек һәм социаль ташламалар алу тәртибе, салым хезмәтенең электрон сервислары мөмкинлекләре, инспекцияләрнең эш графигы һ. б. турында.

Татарстан Республикасы буенча Россия Федераль салым хезмәте идарәсенә мөрәҗәгать итү кирәк булганда, телефон элемтәсе аша +7 (843) 528-09-90 бердәм телефон номерын җыярга кирәк, аннан соң Россия Федераль салым хезмәте рәсми сайтының «Россия Федераль салым хезмәте идарәсенең структур бүлекчәләре» блогында урнаштырылган Идарәнең структур бүлекчәләре вазыйфаи затларының өстәмә номерларын җыярга кирәк.

Шул ук принцип буенча республикада территориаль салым органнары белән телефон элемтәсе оештырылган: башта салым органының бердәм телефон номерын җыярга, аннан соң структур бүлекчәләрнең вазифаи затларының өстәмә номерларын җыярга кирәк. Инспекцияләрнең контакт телефоннары Россия Федераль салым хезмәте рәсми сайтының төбәк блогында «Инспекцияләрнең контактлары» бүлегендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International