Казанның 5 нче лицее укучылары «Цифрлы дәресе»тә болыт технологияләре белән таныштылар

2023 елның 5 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасында «Яндекс» тан «Цифрлы дәрес» бөтенроссия белем бирү проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Бүген Казан шәһәренең 5нче лицеенда 6-8нче сыйныф укучылары өчен «Болыт технологияләре: ак барсны эзләү» дигән темага ачык дәрес узды.

Дәресне Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев һәм "Яндекс.Дәреслек" региональ проектлар җитәкчесе Дмитрий Кононов адып барды.

Дәрес Сайлюгем милли паркы өчен Yandex Cloud реаль проекты нигезендә төзелгән: Кызыл китапка кертелгән ак барслар популяциясен болыт сервислары һәм нейрочелтәрләр ярдәмендә өйрәнәләр. «Болыт технологияләре: ак барсны эзләү»  дәресе кыргый табигатьне тикшергәндә, нейрон челтәрләрен куллануның эффективлыгын күрсәтә. Дәрестә укучыларны нейрон челтәрләр, болыт сервислары һәм мәгълүмат үзәкләре белән таныштырдылар. Алар компьютер күрү алгоритмнарының ничек эшләвен, технологияләрнең бер хайванны икенчесеннән аерырга һәм аларның кыргый табигатьтәге гадәтләрен өйрәнергә мөмкинлек бирүен белделәр.

"Цифрлы дәресе - илебез һәм республика мәктәп укучылары өчен мөһим белем бирү проекты, һәм яшь буын өчен цифрлы икътисад, цифрлы технологияләр һәм программалаштыру нигезләренә тирәнрәк кереп китү өчен бик яхшы мөмкинлек", - дип билгеләп үтте Альберт Яковлев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International