2 һәм 3 декабрьдә Яшел Үзәндә фиджитал турниры узды

2023 елның 3 декабре, якшәмбе

Турнир М.В. Ломоносов исемендәге 18 нче күп профильле лицей мәйданчыгында Татарстан Республикасында фиджитал спортны үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында уздырылды. Ике көн дәвамында 190 укучы 5 дисциплинада ярышты, аларның һәрберсе физик һәм цифрлы өлешләрдән тора.

Фиджитал турнирын ачу тантанасы Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм Татарстан Республикасы Фиджитал-спорт федерациясе президенты Руслан Власов катнашында узды.

"Фиджитал юнәлеш балаларга киберспорт өлешендә генә түгел, ә спорт белән дә шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Бу синергиянең зур киләчәге бар. Фиджитал-ярышлар Татарстан Республикасы исеменнән төбәкара, бөтенроссия һәм халыкара спорт ярышларында катнашу өчен иң көчле киберспортчыларны ачыклау өчен Татарстан муниципаль районнарында үткәрелә", - дип билгеләп үтә Татарстан Республикасы фиджитал спорт федерациясе президенты Руслан Власов.

Чарада катнашучылар һәм кунаклар өчен махсус free play зоналары оештырылган, анда теләгән һәркем яраткан уеннары уйный, 10D-кинотеатр карый, ясалма интеллект, робототехника, дроннар җыю һәм очу буенча квестлар һәм иҗади мастер-классларда катнаша ала.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр:

Фиджитал көрәш:

1 урын - Ильясов Инзил;

2 урын - Гыйбадуллин Илмир;

3 урын - Миннәтуллин Илһам.

Фиджитал-футбол:

1 урын - Яшел Үзән суднолар төзү колледжы;

2 урын - 9 нчы лицей;

3 урын - 10 нчы гимназия.

Фиджитал-баскетбол:

1 урын - Стрела;

2 урын - ЗМК 1;

3 урын - XPIOSION.

Фиджитал-стратегия:

1 урын - 15 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе;

2 урын - з нче гимназия;

3 нче урын - Yellow Submarine.

Ритм симулятор:

1 урын - Мөхәммәтҗанова Алина Илһам кызы;

2 урын - Зюбина Мирослава Ивановна;

3 урын - Еремина Вероника Григорьевна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International