Бүген Петербург урамындагы Казан ИТ-паркында «Ришвәтчелек янауларын киметүдә ясалма интеллектны куллану. Ясалма интеллект алгоритмнарын кулланып, норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү мөмкинлеге» темасына семинар-киңәшмә узды.
Чара тармак планын гамәлгә ашыру кысаларында, 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышлап, үткәрелде.
Чараны ТР Цифрлы үсеш министрлыгы ИТ-парк белән берлектә оештырды. Чарада республика министрлыклары һәм ведомстволары, ТР Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, шулай ук элемтә һәм мәгълүмати технологияләр тармагының ведомство карамагындагы учреждениеләре вәкилләре катнашты.
Чакырылган спикерлар - Татарстан Республикасында ясалма интеллект технологияләре буенча вәкаләтле вәкил Булат Җамалиев, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Гамәли икътисади тикшеренүләр институтының Дәүләт идарәсе технологияләре үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Эльвира Талапина.
Чара барышында спикерлар ясалма интеллект технологияләрен куллану, шулай ук ясалма интеллектны Ришвәтчелек янауларын киметүдә куллануның башка мөмкинлекләре, шул исәптән норматив хокукый актларны коррупциягә каршы экспертизалау турында сөйләделәр.