4 декабрьдә, Россия информатикасы көнендә, Казан РТРС телебашнясы Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы логотибы рәвешендәге бәйрәм яктыртуын кабызачак.
Бәйрәмчә яктыртуны 15 сәгатьтән 23 сәгатькә кадәр күреп булачак.
4 декабрь Россия информатикасы көне дип санала. Шул көнне 1948 елда СССР Министрлар Советының Халык хуҗалыгына алдынгы техниканы гамәлгә кертү буенча дәүләт комитеты беренче совет электрон-хисаплау машиналарының берсен теркәгән. Проект авторларының берсе Бәшир Искәндәр улы Рәмиев була, аның исемен Казандагы ИТ-парк йөртә.