Бу шимбәдә, 2 декабрьдә, Казандагы «Мәктәп 21» кампусында Ачык ишекләр көне узачак. ИТ өлкәгә чумарга һәм үзләрен программа язучылар ролендә хис итәргә теләүчеләр бу көнне мәктәпнең ИТ-юнәлешләре һәм белем бирү трегы белән таныша алачак, шулай ук тест сайлап алу уенында үз көчләрен сынап карый һәм укуда катнашучылар белән аралаша алачак.
Чара программасы:
13:00-13:15 - теркәлгән катнашучыларны барлау.
13:15-13:30 – мәктәп командасыннан сәламләү сүзе.
13:30-13:45 - мәктәп кампусы буенча экскурсия.
13:45-14:15 - конференцияләр залында төп укуда катнашучылар белән аралашу.
Ачык ишекләр көне Спартаковская урамы, 2 нче йорт, 2 нче корпус адресы буенча узачак.
Чарага килү өчен сылтама буенча теркәлү кирәк.