Бу атнада Яшел Үзәндә фиджитал ярышлар узачак

2023 елның 29 ноябре, чәршәмбе

2 һәм 3 декабрьдә М.В. Ломоносов исемендәге 18 нче күп профильле лицей мәйданчыгында фиджитал ярышлар узачак. Катнашуга Яшел Үзән шәһәре укучылары һәм студентлары чакырыла. Ярышлар Татарстан Республикасында фиджитал спортны үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән региональ проект кысаларында муниципаль турнирлар форматында үткәрелә. Проектны ИТ-парк Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Фиджитал спорт федерациясе белән берлектә гамәлгә ашыра.

Чарада катнашучылар һәм кунаклар өчен махсус free play зоналары оештырылачак, анда теләгән һәркем яраткан уеннар уйный, 10D кинотеатрын карый, ясалма интеллект, робототехника, дроннар җыю һәм очу буенча квестлар һәм иҗади мастер-классларда катнаша ала.

Чараларда һәм активлыкларда теләгән һәркем катнаша ала, керү ирекле.

Чараны яктырту өчен массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен чакырабыз. Чарага аккредитация өчен мессенджерларда: +79179266831 Евгений Беляков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International