Журналистлар һәм блогерлар өчен кәрәзле элемтә эшенә багышланган матбугат туры

2023 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта журналистлар һәм блоггерлар кәрәзле элемтә ничек эшләве белән таныштылар. 

Чара экскурсия форматында узды һәм Билайн элемтә операторы белән берлектә оештырылды. Матбугат турының максаты - аудиторияне технологияләр белән таныштыру һәм халыкның радиофобиясе белән көрәшү.

Катнашучыларга бинада кәрәзле элемтәнең ничек эшләве аңлатылды, аерым алганда indoor антенналары турында сөйләделәр, шулай ук ИТ-парк түбәсендә урнаштырылган кәрәзле башняларны күрсәттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International