14 декабрьдә 2030 елга кадәрге чорга БДБ катнашучы-илләренең Дәүләтара инновацион хезмәттәшлек программасының Мәгариф һәм акселерация өлкәсендәге компетенцияләр үзәге хакатоннар буенча бушлай халыкара онлайн-конференция үткәрә.
Конференция хакатоннарны оештыру буенча компетенцияләрне үстерүгә, икътисад тармакларын һәм тормыш эшчәнлеге өлкәләрен цифрлаштыру коралы буларак үткәрелә торган төбәк һәм федераль хакатоннарның сыйфатын арттыруга, РФ субъектларын цифрлаштыру индекслары дәрәҗәсен һәм цифрлы өлгерү индексларын арттыруга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Хакатоннар программистларны, ИТ-компанияләрне, дизайнерларны, продуктологларны дәүләт, икътисади һәм социаль мәсьәләләрне тиз арада хәл итүгә җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Конференция кысаларында хакатоннар идеяләре конкурсы үткәрелә. Конкурс җиңүчеләре бүләкләр алачак һәм CIS Hack 2024 БДБ халыкара хакатоны оештыруда катнашачак.
Гаризалар 2023 елның 1 ноябреннән 30 ноябренә кадәр кабул ителә.
Чара турында тулы мәгълүмат сайтта бар.