Яшел Үзәндәге фиджитал ярышларга теркәлергә өлгерегез

2023 елның 25 ноябре, шимбә

2 һәм 3 декабрьдә М.В. Ломоносов исемендәге 18 нче күп профильле лицей мәйданчыгында фиджитал ярышлар узачак. Бу Татарстан Республикасында Цифрлаштыру министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Фиджитал спорты федерациясе, CyberPark Arena, ИТ-парк белән берлектә оештырылган фиджитал спортны үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән региональ проект. Партнерлар - Protone цифрлы платформасы һәм Mätti файдалы иртәнге ашлар җитештерүче бренд.

Ике көн дәвамында катнашучылар 5 дисциплинада ярышачак, аларның һәрберсе физик һәм цифрлы өлешләрдән тора:

  • Фиджитал-футбол - Мини-футбол һәм FIFA 24;
  • Фиджитал-баскетбол - 3х3 баскетбол һәм NBA;
  • Фиджитал-стратегия - Лазертаг һәм Dota2;
  • Фиджитал-көрәш - Корәш һәм Mortal Kombat 1;
  • Ритм-симулятор - Just Dance (өстәмә дисциплина)

Ярышларда Яшел Үзән шәһәре укучылары һәм студентлары катнаша ала. Гаризалар phigytal.tatar сайтында 29 ноябрьгә кадәр кабул ителә.

"Фиджитал юнәлеше балаларга киберспорт өлешендә генә түгел, ә спорт белән дә шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Бу синергиянең киләчәге зур. Фиджитал-ярышлар Татарстан муниципаль районнарында төбәкара, бөтенроссия һәм халыкара спорт ярышларында катнашу өчен иң көчле киберспортчыларны ачыклау өчен үткәрелә", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Фиджитал спорт федерациясе президенты Руслан Власов.

Саба районында һәм Әлмәттә узган муниципаль ярышлар нәтиҗәләре буенча 700дән артык укучы турнирларда катнашты һәм фиджитал спортына кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International