Бүген Татарстан Республикасында элемтәгә 135 ел тула

2023 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Элемтәнең барлыкка килү тарихы 1888 елның 27 ноябрендә Казан шәһәр телефон челтәре рәсми рәвештә ачылганнан башлана. Бүгенге көндә аның варисы - ТРның иң эре электр элемтәсе операторы "Таттелеком". 70 телефон челтәре абонентыннан башлап, бүген компания республикада яшәүче 2 миллионга якын кешене колачлый һәм телекоммуникацияләр базарында тотрыклы рәвештә лидер булып тора.

Шул 135 елда Татарстанның барлык административ үзәкләрендә компаниянең 44 филиалы эшли башлады, аларда төрле белгечлекләр һәм юнәлешләрдәге дүрт меңгә якын хезмәткәр эшли. Оператор абонентларга элемтә хезмәтләренең тулы комплексын тәэмин итә: җирле һәм зона телефон элемтәсе, Интернет челтәренә керү, кабель һәм интерактив цифрлы телевидение, мобиль элемтә.

"Таттелеком" операторын бәйрәм белән котлыйбыз, тагын да үсүен һәм чәчәк атуын телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International