"Халыкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы" ДАҺБУ оештырган "Цифрлы чорда белем бирү" халыкара конференциясендә катнашырга мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләре һәм ИТ-компанияләр вәкилләре чакырыла.
Конференция ул:
- Профессионаллар арасында алдынгы методикалар һәм тәҗрибә уртаклашу;
- Цифрлы технологияләр чорында мәгарифтә яңа практикалар белән танышу;
- Алга таба профессиональ һәм шәхси үсеш өчен илһам алу.
Конференция 2023 елның 7 декабрендә 10:00 сәгатьтә Казан шәһәре, Бари Галиев ур., 3а йорт адресы буенча "ХКҮ – КМТЭТ" ДАҺБУ бинасында узачак.
Катнашу өчен сылтама буенча гаризаны 2023 елның 30 ноябренә кадәр тутырырга кирәк.
Конференция эше нәтиҗәләре буенча җыентык чыгару планлаштырыла, ә катнашучы электрон сертификат алачак.
Элемтә өчен: Петрова Аида Зөфәр кызы, "ХКҮ – КМТЭТ" ДАҺБУ методисты Aida.Petrova1@tatar.ru яки 8 (843) 203-55-55 телефоны буенча (өстәмә 215).