Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгында ришвәтчелеккә каршы квиз уздырдылар

2023 елның 22 ноябре, чәршәмбе

22 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, министрлыкка караган учреждениеләр һәм тармак предприятиеләре хезмәткәрләре өчен коррупциягә каршы торуга багышланган интеллектуаль-күңел ачу уены (квиз) үткәрелде.

Чара тармак предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре арасында хокук аңын һәм хокукый мәдәниятне арттыру максатыннан үткәрелде. Әлеге форматтагы чара дүртенче тапкыр үткәрелә. Квизда катнашучылар коррупциягә каршы тору белән бәйле сорауларга җавап биреп, үзләренең эрудициясен һәм логикасын тикшерделәр. 

Уенда министрлык, "Татинтек" ҖЧҖ, "Халыкара компетенцияләр үзәге- – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы" ДАҺБУ, "Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге" ДБУ, "Татарстан Республикасы РТПЦ" РТРС филиалы, "Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге" ДУП, "Татарстан Республикасы цифрлы трансформация үзәге" ДКУ, "Ит-парк" югары технологияләр өлкәсендә технопарк" ДАУ һәм "Татарстан почтасы" Федераль почта хезмте идарәсе вәкилләре катнашты. 

Квизада иң югары нәтиҗәләр күрсәткән ИТ-парк командасы җиңде. Икенче урында - КФҮ ДБУ командасы, өченче урында -ТР ЦТҮ. 

Катнашучылар коррупцияне профилактикалау темасын яктырту форматын уңай бәяләделәр, әлеге тематиканы уен һәм иҗади формада өйрәнү җиңел баруын билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International