Татарстан Республикасы цифрлаштыру министры Саба районына эшлекле сәфәргә бара

2023 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Җомга көнне, 24 ноябрьдә, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Татарстан Республикасының Саба районына эш сәфәре белән барачак.

ТР Саба районының Шәмәрдән авылында ремонттан соң «Татарстан Почтасы» Федераль почта хезмәте бүлеге эшен яңарта. Бүлекчә 6 меңнән артык авыл халкына, шул исәптән 700гә якын пенсионерга хезмәт күрсәтә. Ул РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча һәм «Бердәм Россия» партиясе ярдәме белән авыл бүлекчәләрен модернизацияләү программасына кертелде. Бүлектә ремонт кына түгел, ә аз санлы торак пунктларда яшәүчеләр өчен актуаль булган яңа хезмәтләр дә барлыкка килде. Хәзер монда Дәүләт хезмәтләре порталындагы хисап язмасын расларга яки торгызырга, шулай ук сәламәтлек күрсәткечләрен тикшерергә мөмкин.

ТР Саба районы Сәрдә авылында мобиль элемтә база станциясен эшләтеп җибәрү булачак. Бу "Цифрлы тигезсезлекне бетерү" (УЦН 2.0) федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында аз санлы торак пунктларда (500 кешегә кадәр) гамәлгә ашырыла.

Ике объектны да эшләтеп җибәрүдә ТР цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин, «Татарстан Почтасы» Федераль почта хезмәте директоры Илнур Мәхмүтов һ. б. катнашында массакүләм мәгълүмат чаралары өчен сораулрага җавап бирү планлаштырылган. Аккредитация өчен: e.vildanova@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International