Бизнес-инкубаторга 104 нче сайлап алу нәтиҗәләре чыгарылды. Сайлап алу кысаларында бөтен Россиядән 100дән артык стартап гариза җибәргән.
Экспертлар ролендә гамәлдәге ИТ-эшмәкәрләр һәм ИТ-компанияләр җитәкчеләре чыгыш ясады: «Сколково» фондының төбәк үсеше департаменты җитәкчесе урынбасары Айгөл Шаһиәхмәтова; «Технаксис» ҖЧҖ хакимият органнары белән хезмәттәшлек буенча директор урынбасары Илдар Суфияров; «Технократия» ҖЧҖ клиентлар белән эшләү буенча әйдәп баручы менеджеры Гүзәлия Шакирова; «БАРС Груп» АҖ нең төбәкләрдә үсеш директоры Илнур Батыров; «Аргументъ» юридик агентлык директоры урынбасары Руслан Шәфигуллин; «Промсвязьбанк» ААҖ юнәлеш җитәкчесе Марсель Гафаров. Нәтиҗәдә 20 проект сайлап алуда җиңүче булды.
Алар арасында "Мой стартап" вузлар студентлары өчен социаль челтәр, анда стартап идеяләре, тәҗрибәләр белән уртаклашып була; «НейроХудожник» - махсус белемсез ясалма интеллект ярдәмендә шедеврлар ясарга мөмкинлек бирүче сервис; «Менталь тайпылышлары булган балалар өчен визуаль көн тәртибе» аутизмлы һәм башка психик тайпылышлары булган балаларны укытуга һәм реабилитацияләүгә юнәлдерелгән кушымта һәм башкалар.
Бизнес-инкубатор резиденты статусы стартапларга хезмәтләр комплексын бирә: ИТ-эшмәкәрләр өчен белем бирү һәм челтәр чараларында катнашу мөмкинлеге, грантлар һәм инвестицияләр җәлеп итүдә ярдәм итү, юридик һәм бухгалтерлык ярдәме, А классы офисында 3 эш урыны, шулай ук Бизнес-инкубатор бинасы территориясендә юридик адрес.