«Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Уенны башла» проектына теркәлү 1 декабрьдә 23:59 сәгатькә кадәр озайтылды. Бу «Партнерлык кейсы» юнәлешендә катнашучыларның күпсанлы үтенечләре нигезендә хәл ителде.
Исегезгә төшерәбез, «Партнерлык кейсы» юнәлеше уен индустриясенең дүрт һөнәренең берсен үзләштерергә мөмкинлек бирә: дизайнер, геймдизайнер , unity-программа эшләүче һәм геймификатор. Өч катлаулылык дәрәҗәсендәге биремнәрне чишкәндә, алар белем баскычы буйлап күтәреләләр. Татарстан Республикасында яшәүче яшьләр дә катнаша ала.
«Уенны башла» проектының икенче сезонында Россиянең барлык 89 субъектыннан 88 603 уеннар төзүче катнаша. Аларның 83 проценты 14 яшьтән 24 яшькә кадәрге яшьләр. Татарстан Республикасы катнашучылар күп булган төбәкләр арасында 16 нчы урында тора: 1208 кеше үз көчләрен сынап карый.
Финалга «Партнерлык кейсы»ның иң тырыш һәм эзләнүчән 400 катнашучысы чыгачак. Моннан тыш, хәзер үк «Уен проектлары акселераторы» юнәлешен сайлаган эшләүчеләр арасында 100 финалистның исемнәре билгеләнә. Бу инде тәҗрибәле, бергә эшләгән командалар, узган якшәмбе, 5 ноябрьдә, үзләренең уникаль уен продуктларын тәкъдим иттеләр. Нәтиҗәләр 13-14 ноябрьдә игълан ителәчәк.
«Уенны башла» проектында россиялеләр 14 яшьтән катнаша ала. «Партнерлык кейсы» җиңүчеләре сайланган һөнәр өлкәсендә белем алу өчен грант алу, әйдәп баручы уен җәмәгатьчелегеннән үз проектының ярдәмен һәм озата баруын алу, Россиянең матур урыннары буйлап сәяхәткә чыгу мөмкинлеге алачак.
Детальләрне белү һәм һөнәр сайлау өчен - начниигру.рф сайты.