Ноябрьдә Казанда III Криптофорум узачак

2023 елның 7 ноябре, сишәмбе

2023 елның 17-18 ноябрендә Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта 10:00 сәгатьтәТатарстан Республикасы Цифрлаштыру министрлыгы ярдәме белән криптоиндустриягә һәм блокчейн технологияләргә багышланган III KAZAN CRYPTOFORUM узачак.

Форум ачык дискуссия мәйданчыгында дәүләт, бизнес һәм криптоиндустрия вәкилләрен берләштерәчәк. Республикада блокчейн технологияләрне үстерүнең стратегиясен килешеп формалаштырырга һәм блокчейн проектларны гамәлгә кертүгә уртак алымнар эшләргә мөмкинлек бирәчәк.

Форумда түбәндәге мөһим мәсьәләләр каралачак:

  •  Россия Федерациясенең бизнес, криптоиндустрия һәм финанс секторының үзара эшчәнлеге, һәр төбәктә блокчейн-индустрияне үстерүнең төбәк операторларын булдыру
  • Илнең криптоиндустриясен көйләү: криптовалюталар буенча закон базасын формалаштыру
  • Дәүләт системаларын һәм финанс секторын үстерү өчен блокчейн-технологияләрне куллану мөмкинлекләре

Форумда республикада уңышлы гамәлгә кертелүче яки гамәлгә кертеләчәк проектлар күрсәтеләчәк: «Балалар цифрлы рубле», «Криптомат» һәм башкалар.

Форум программасы белән, шулай ук катнашучылар һәм спикерлар турында тулырак мәгълүматны сайтта белеп була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International