Цифрлы чемпионнар мәктәбе - «РФ цифрлы икътисады» илкүләм проекты максатларында цифрлы технологияләр өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыручы технологик стартаплар өчен Казан ИТ-паркы Бизнес-инкубаторының интенсивы.
Интенсив проект цифрлы чишелешләр һәм цифрлы технологияләр өлкәсендә платформалар булдыручы командаларны үстерүгә юнәлдерелгән. Мәктәп - буткэмп, ул реаль секторның цифрлы трансформациясе буенча проектларның тиз үсешенә ярдәм итә.
MVP һәм аннан югарырак стадиядәге стартап-проектлар катнаша ала.
Катнашу өчен бер юнәлеш буенча цифрлы технологияләр өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыручы командалар сайлап алына:
● Сәнәгать һәм төзелеш;
● Нефть һәм газ секторы;
● Авыл хуҗалыгы;
● Ясалма интеллект һәм IT;
● Иҗади тармаклар;
● Робототехника;
● Пилотсыз очу аппаратлары (БПЛА).
Проектка кушылган стартапларга мөмкинлекләр:
- лекцияләр һәм остазлар белән эшләү;
- практик дәресләр;
- проектларның соңгы питч-сессиясе.
Быел цифрлы чемпионнар мәктәбе FastTrack форматында пилотлау белән сәнәгать һәм җитештерү предприятиеләрендә, шулай ук эре ИТ-компанияләрдә узачак. Программа 1,5 айлык акселерациягә исәпләнгән.
Гаризалар 8 ноябрьгә кадәр сылтама буенча кабул ителә.