Бу атнада Әлмәттә «Phygital Almet» региональ проекты кысаларында фиджитал ярышлар узачак. Әлмәт шәһәренең Инженерлык лицее мәйданчыгында укучылар һәм студентлар 6 дисциплинада ярышачак, аларның һәрберсе физик һәм цифрлы өлешләрдән тора.
"Phygital Almet" - Татарстан Республикасында фиджитал спортны үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән региональ проект, ул Татарстан Республикасы Цифрлаштыру министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Фиджитал спорт федерациясе, CyberPark Arena, ИТ-парк белән берлектә оештырылган.
Чарада катнашучылар һәм кунаклар өчен махсус free play зоналары оештырылачак, анда теләгән һәркем яраткан уеннарын уйный, дроннар узышларын, 10D кинотеатрын карый, квестлар һәм иҗади мастер-класслар, креатив индустрияләр мәктәбе, Almet Digital Art фестивале һәм башка интерактивлар һәм активлыкларда катнаша ала.
Барлык теләүчеләр өчен керү ирекле.
Үткәрү урыны: Әлмәт шәһәре, Гафиятуллин урамы, 68 йорт, Инженерлык лицее
Үткәрү датасы: 3-4 ноябрь