Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Д.Н. Чернышенко йөкләмәсе буенча 30-31 октябрьдә Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк территориясендә «Яңа чакырулар – цифрлы икътисад өчен кадрларны әзерләү» форумы узды. Анда РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Рәис улы Метшин, РФ Мәгариф министрлыгының Урта һөнәри белем һәм һөнәри белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры урынбасары Марина Иннокентьевна Софронова, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигедә үстерү министры Айрат Ринат улы Хәйруллин, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин катнашылар.
Форум мәйданчыкларында һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге һәм яшьләрне ИТ-өлкәгә иртә җәлеп итү мәсьәләләре, ИТ-белгечләр әзерләү, СПО студентларында Россия икътисады таләп иткән ИТ-белгечлекләрне үзләштерүгә этәрү һәм карьера продюсерлыгы проблемалары турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигедә үстерү министры Айрат Хәйруллин Учи.ру платформасы кураторы Артем Алексеев һәм VK һөнәри юнәлеш бирү һәм мәгърифәтчелек проектлары җитәкчесе Алена Штабина белән берлектә Татарстан Республикасы мәктәп укучылары өчен Цифрлы дәрес үткәрде.
Форум кысаларындагы чараларда Россия Федерациясенең 51 төбәгеннән 1000нән артык кеше, эре профильле мәгълүмат предприятиеләре, мәгариф үзәкләре, югары уку йортлары, урта гомуми белем бирү мәктәплщре, урта гомуми белем бирү мәктәбе җитәкчеләре, педагогик берләшмә һәм студентлар катнашты. Форумда катнашучылар пленар утырышта һәм фикер алышуларда актив катнаштылар, Россия Федерациясенең цифрлы икътисадын үстерү өчен кирәкле белгечләр әзерләү концепциясен эшләүнең актуаль мәсьәләләре тикшерелде.
Форум кысаларында 1200дән артык укучы һәм студент Россиянең әйдәп баручы белем бирү оешмаларының күргәзмә стендларында форум партнерларыннан мастер-классларда катнаштылар.
Ике көн дәвамында форум эшендә шулай ук 09.00.00 Информатика һәм исәпләү техникасы белгечлекләре буенча Федераль Уку-методик берләшмәнең һәм Россия Федерациясенең 51 төбәгеннән региональ уку-методик берләшмәләрнең киңәйтелгән утырышы узды.
ИТ-белгечләр әзерләү сыйфатын тәэмин итү буенча федераль һәм региональ укыту-методик берләшмәләрнең үзара хезмәттәшлеге, иртә һөнәри юнәлеш бирү, ИКТ-мәгарифкә йогынты ясый торган трендлар, аның үсеш нокталары һәм кискен нокталары мәсьәләләре тикшерелде.
Форум кысаларында уеннар эшләү буенча чемпионат (TatGameJam) узды, анда Татарстан Республикасыннан, Мәскәүдән һәм Ханты-Мансийскидан 39 финалист катнашты.