МТС, цифрлы экосистема, программалаштыру буенча бөтенроссия олимпиадасын йомгаклады һәм True Tech Champ җиңүчеләрен бүләкләде. Анда сигез мең программа эшләүче катнашты, финалга 250 кеше чыкты. Өченче урынны һәм 250 мең сум бүләген Казанның 2 нче лицей укучысы яулады.
Яшь буенча беречне төркемдә 250 мең сумлык олимпиада призын IOI халыкара укучылар олимпиадасы җиңүчесе, Казанның 2 нче лицееның 16 яшьлек укучысы яулады. ИТ-белгечләр арасында Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижевск, Самарадан барлыгы 12 кеше призер булды. 1 млн сумлык кече категориядәге төп бүләкне IMC (International mathematical competition for .iversity students) һәм ACM ICPC Халыкара ярышларында программалаштыру буенча 22 яшендә алтын медальләре булган программалар эшләүче яулады. 3 млн сумлык өлкән категориядәге төп бүләкне Самарадан ИТ-белгеч, Идел буе дәүләт көллиятен тәмамлаучы алды.