Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча очрашу

2023 елның 25 октябре, чәршәмбе

25 октябрьдә Дәүләт идарәсе, мәгълүмати технологияләр һәм элемтәнең Цифрлы үсеш министрлыгында Чуваш Республикасы Башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре идарәсе катнашында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча очрашу узды.

Чара ТР Рәисе Р.Н.Миңнехановныңйөкләмәсе нигезендә коррупциягә каршы законнарны гамәлгә ашыру практикалары белән уртаклашу максатыннан уздырылды. Чарада шулай ук министрлы вәкилләре һәм Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе вәкилләре катнашты.

Очрашуда коррупцияне киметүгә ярдәм итүче цифрлы проектлар, шул исәптән «Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасы, ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы, «Минем субсидияләрем» цифрлы сервисы һәм башкалар тәкъдим ителде. Чарада «ТР цифрлы трансформация үзәге» ДКУ директоры урынбасары Булат Исмәгыйлев, «ТР Дәүләт заказы, инвестицион эшчәнлек һәм төбәкара элемтәләр агентлыгы» ДУП генераль директоры Яков Геллер, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Innostage ДК вәкилләре чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International