Коллегалар, дуслар! Сезне профессиональ бәйрәмегез – программистлар көне белән котлыйм!
Рәсми рәвештә без бу бәйрәмне 5нче тапкыр билгелибез. Сез – яңа профессия вәкилләре. Әлеге һөнәр артында илнең киләчәге! Татарстан Респубикасы өчен шунысы символик булып тора – бу бәйрәм рәсми статусны 2009 елны ала, нәкъ шушы елны Татарстанда югары технологияләр өлкәсендә беренче технопарк «ИТ-парк» төзелә. «ИТ-парк» - РФ Минкомсвязи фикере буенча Россиядә иң яхшы технопарк!
Исегезгә төшерәм, Россия Федерациясенең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлылы әзерләгән 1034нче боерык Россия Президенты Дмитрий Медведев белән 2009 елның 11 сентябрендә кул куела. Әлеге боерыкта Россиядә яңа рәсми профессиональ бәйрәм булып – программистлар көне билгеләнә. Әлеге документ буенча Россиядә программистлар көне елның 256 көнендә билгеләнә.
Илнең икътисади үсешендә ИТ-өлкә иң мөһим өлкәләрнең берсе булып тора. Инновацияләр өлкәсендә үсеш алган һәр илнең ИТ-башкаласы булырга тиеш. Шәкъ шундый, зур инвестицияләр китерүче, югарыквалификацияле белгечләрне туплаучы булып, Иннополис булырга тиеш. 2015 елда без беренче төзелүне тапшырырга әзерләнәбез. Бу идеаль, яңа технологияләр буенча төзелгән шәһәр булачак.
Россиядә профессиональ ИТ-кадрларга мохтаҗлык һәр көнне арта гына. Татарстанда аеручы ИТ өлкәсе динамик үсештә.
Киләсе елларда ИТ-белгечләр төрле рейтингларда иң престижлы һәм иң югары хезмәт хакы алучылар арасында булачак!
Хөрмәтле программистлар, сезнең алда бик зур перспективалар. Сез яшь, акыллы, талантлы, һәм иң мөһиме – сез илгә кирәк! Сезгә иҗади уңышлар һәи идеяләр телим! Исәнлек-саулык сезгә һәм якыннарыгызда!
Киләчәк – ул Сез!