Абонентларга хәзер Татарстандагы юлның иң тыгыз участокларының берсендә челтәрнең яхшыртылган мөмкинлекләрен куллана ала. Оператор Кымыз бистәсе янында "Идел" М-7 трассасы буйлап 4G нигезендә өстәмә җиһазларны эшләтеп җибәргән.
Яңа телеком-объект Түбән Кама ГЭС буасы каршында 40 м биеклектә урнаштырылган һәм Менделеевск борылышыннан Чаллы ягына 10 км магистральне каплый. Сигнал, шул исәптән, Тарлаудагы «КАМАЗ-Мастер» командасының сынау полигоны территориясен дә каплый.
"Инженерлар үлчәүләре буенча хәзер LTEның уртача тизлеге секундына 30 Мбит, ә максималь тизлеге секундына 85 Мбит тәшкил итә, бу музыка тыңлау, навигатор һәм челтәргә чыгуны таләп итүче башка кушымталар куллану өчен җитәрлек", – дип искәртте Татарстанда Мегафон директоры Михаил Русинов.