Телерадиотапшыруларның аз куәтле объектларында профилактик эшләр узачак

2023 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалы телерадиотапшыруларның аз куәтле объектларында радиотелевизион җиһазларны планлы профилактикалау үткәрү турында хәбәр итә.

Профилактика эшләре бер эш көне дәвамында 09.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк:

16 октябрь - Рус Макылы (Югары Ослан районы) РТСында;

17 октябрьдә -  Әбде РТСында (Теләче районы);

18 октябрь - Җәлил (Сарман районы), Кузнечиха (Спас районы) һәм Иске Шәйморза (Чүпрәле районы) РТСларында;

19 октябрь - Яңа Комазан (Мамадыш районы) һәм Зәй (Зәй районы) РТСларында;

20 октябрьдә - Егорьево РТС ында (Лаеш районы) һәм Тәтеш РТС ында (Тәтеш районы).

Эшләр вакытында күрсәтелгән объектларда цифрлы эфир телевидениесе, ТНВ ТРК АҖ аналог телевидениесе һәм FM-радиотапшырулар трансляциясе туктатылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International