31 октябрьдә Казанда Татарстан Республикасы закон чыгару һәм башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашында «Яңа чакырулар – цифрлы икътисад өчен кадрлар әзерләү» бөтенроссия форумы узачак.
Форум Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Д. Н.Чернышенко йөкләмәләрен үтәү максатында һөнәри юнәлеш бирү форумы эгидасы астында Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигедә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фәнминистрлыгы һәм «_алыкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы» ДАҺБУ белән берлектә үткәрелә.
Форум кысаларында, Try-a-Skills мәйданчыгында, югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары студентлары өчен мастер-класслар, партнерлар предприятиеләре һәм балалар мәгариф учреждениеләре күргәзмә стендлары презентацияләре планлаштырылган.
Шулай ук түбәндәге темалар буенча дүрт секция эше планлаштырыла:
1. IT өлкәдә укучыларның цифрлы компетенцияләрен формалаштыру;
2. Уеннар эшләү буенча чемпионат (Game Jam)
3. «IT - трансформация: карьера һәм мәгариф траекторияләре» панель дискуссиясе;
4. «РФ икътисады өчен ИТ кадрлар әзерләүдә яңа алымнар» темасына утырыш.
Катнашырга теләгән һәркем чакырыла. Чараның программасы белән танышырга, шулай ук катнашу өчен гаризаны сылтама буенча бирергә мөмкин.
Уздыру вакыты: 2023 елның 31 октябре, 09:00 сәгатьтә башлана.
Үткәрү адресы: Казан шәһәре, Спартак урамы, 2 йорт, Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк.